Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мәләкәскә Яңа елда берьюлы алты Кыш бабай һәм Кар кызы килде

Мәләкәс авылы мәдәният йортында "Кыш бабайларның Яңа ел маҗаралары" исемле бал-маскарад үтте. Зал халык белән тулы булды, тамашачыларны бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Артемьев Валентин Иванович тәбрикләде. Һәр елдагыча бәйрәм бик куңелле узды, сәхнәдә 6 Кыш бабай һәм Кар кызы булдфы, болар барысы да "Кәмит компания" клубы яшьләре иде. "Питрау"халык...

Мәләкәс авылы мәдәният йортында "Кыш бабайларның Яңа ел маҗаралары" исемле бал-маскарад үтте. Зал халык белән тулы булды, тамашачыларны бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Артемьев Валентин Иванович тәбрикләде. Һәр елдагыча бәйрәм бик куңелле узды, сәхнәдә 6 Кыш бабай һәм Кар кызы булдфы, болар барысы да "Кәмит компания" клубы яшьләре иде. "Питрау"халык фольклор коллективының чыгышын, "Яшьлек" бию коллективы куйган яңа биюләрне халык бик яратып карады. Аерым җырчылар Алия Шайхразиева, Эльвина Шагалеева, Зинаида Иванова, Людмила Попова, Роза Семеноваларның чыгышын тамашачы зур алкышларга күмде. Бәйрәм төрле уеннар, җыр-бию белән мәдәният йорты фойесында дәвам итте. Бу тамаша-кичәне мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре әзерләде, дип яза китапханәче Лидия Фәртдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев