Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәләкәс кызы ТР балалар оешмалары советы утырышында катнашты

Районның Мәләкәс урта мәктәбе укучысы, ТР Балалар оешмалары советы әгъзасы Алсу Закирова әлеге оешманың Лаеш районында үткән утырышына барды. Анда Россия регионнарыннан 9 меңләп яшь кеше катнашты. Өч көн дәвамында барган бу чарада 2012 елга эш планы төзелде, яңа проектлар тәкъдим ителде, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре...

Районның Мәләкәс урта мәктәбе укучысы, ТР Балалар оешмалары советы әгъзасы Алсу Закирова әлеге оешманың Лаеш районында үткән утырышына барды. Анда Россия регионнарыннан 9 меңләп яшь кеше катнашты. Өч көн дәвамында барган бу чарада 2012 елга эш планы төзелде, яңа проектлар тәкъдим ителде, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре белән түгәрәк өстәл үткәрелде. Болардан тыш, утырышка махсус чакырылган экспертлар катнашучылар өчен мастер-класслар үткәрде.

Икенче көнне совет әгъзалары Татнефть-Аренада үткән "Универсиадага кадәр 500 көн" дип исемләнгән чарада катнаштылар. Шулай ук яшьләр ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министры Виталий Мутко һ.б. рәсми затлар белән очрашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: утырылыш