Медицина көллияте булачак табибларны сәламләде
Көллият директоры Ирина Нургалиева әзерлек юнәлешләре, яңа белгечлекләр ачуның һәм керү шартлары турында сөйләде.
Яр Чаллы медицина көллияте Тукай районыннан булачак медиклар өчен Ачык ишекләр көне уздырды. Очрашуда район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, Тукай үзәк хастаханәсе баш табибы Розалия Лымарь, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльмира Низамиева, мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары катнашты.
Көллият директоры Ирина Нургалиева әзерлек юнәлешләре, яңа белгечлекләр ачуның кызыктыргыч перспективалары һәм керү шартлары турында сөйләп, кунаклар өчен җентекле экскурсия үткәрде. Укучылар игътибар белән тыңлады, студентлар күрсәткән мастер-классларда булды, көллият мөгаллимнәренә һәм администрациясенә кызыксындырган сорауларын да бирде. Практик дәресләр аеруча кызыксыну уятты, анда балалар үзләрен чын медиклар итеп хис итә алдылар, беренче ярдәм күрсәтүнең һәм пациентларны карауның база күнекмәләрен үзләштерде.
Бу тәҗрибә аларга булачак һөнәрләрен сынап карарга һәм үз сайлауларының дөреслегенә инанырга мөмкинлек бирде. Очрашу формаль булмаган аралашу белән тәмамланды, анда булачак абитуриентлар өлкән курс студентларына сораулар бирде, аларның уку тәҗрибәсе һәм эшкә урнашу перспективалары турында белде. Бу җанлы диалог шикләрне таратырга һәм үз көчләренә ышанычны ныгытырга ярдәм итте.
Бүгенге көндә Тукай районының 67 яшь кешесе әлеге көллияттә медицина нигезләрен үзләштерә. Камил Нәҗмиев, киләчәккә ышаныч белән карап, бу очрашудан соң районнан медицина көллиятенә укырга керергә теләүче абитуриентлар саны күпкә артачак, диде.
Очрашу азагында Камил Нәҗмиев һәм Ирина Нургалиева көллиятнең Тукай үзәк район хастаханәсе белән нәтиҗәле хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты, уртак проектларның планнарын билгеләде.
Көллият администрациясе Тукай районыннан килгән абитуриентларга һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде. Ачык ишекләр көне мәгариф учреждениесе һәм җирле хакимиятнең сәламәтлек саклау системасы өчен квалификацияле кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән үзара нәтиҗәле хезмәттәшлегенең ачык мисалы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев