Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәүҗетдин Сираев: «Курыксаң да сугышта батыр булырга кирәк»

Һәр кешенең тормыш юлы үзенчәлекле, кабатланмас.

Болыннарда үскән аллы-гөлле чәчәкләр күк. Һәм шул чәчәкләр сыман нәзек, бәллүр савыт сыман уалучан ул кеше гомере. Моны күпләр белсә дә, үз гомеренә саксыз кылана кайвакыт. Бары авыр тормыш сынаулары аша узучылар гына чын-чынлап яшәүнең нинди кыйммәтле бүләк икәнен аңлыйдыр. Шундый кешеләрнең берсе, Ташкичү авылында гомер итүче Мәүҗетдин Сираев.  

Мәүҗетдин абый белән без редакциябездә очраштык. Көләч йөзле, мәләем, аралашуда бик рәхәт кеше булып чыкты ул. Шуның белән бергә тыйнаклыгы, һәр сүзен ипләп әйтүе дә бизи иде аны.

Үзебез теләп бардык

– Мәктәптә укыганда ук сыйныфташым һәм дустым Илдус Сафин белән  Әфганстанга эләгергә хыяллана идек. Нәрсә булгандыр ул – патриотизммы, яшьлек юләрлегеме, ләкин без аның белән бергә гел шул хакта уйлый идек. Чыныгырга, әзерләнергә кирәк, дип, спорт белән дә ныклап менә шул вакытта шөгыльләнә башладык. Аннары, 1983 елда унынчы классны тәмамлагач, Илдус белән шоферлыкка укырга кердек. Ул мәктәпне дә без яхшы билгеләренә генә тәмамлап чыктык. Укып бетергәндә «КамАЗ»ларны күзне йомып сүтеп-җыя белә идек, – дип, сүзен башлады Мәүҗетдин абый.

Аннары, 1984 елның апрелендә Мәүҗетдин абыйга, дусты Илдуска хәрби комиссариаттан повестка килә. Армиягә китәр алдыннан, аларга армия сафларыннан кайтып төшкән, тәҗрибәлерәк егет белән сөйләшергә җай чыга. «Хезмәт итү урынына бергә эләгергә теләсәгез, хәрби кенәгәләрегезне гел бергә тапшырыгыз», – дип киңәш бирә армиядән кайткан солдат. Егетләр шулай эшлиләр дә. Чаллыдан ук кенәгәләрен бергә кушып бирәләр. Шул ук хәл Казанда да кабатлана.

Ә менә Казанда ике дус үзләренең чыннан да Әфганстанга җибәреләчәкләрен белеп алалар. Бу юлы да бер-берсеннән аерылырга теләмичә, алар хәрби кенәгәләрен бергә тапшыралар һәм янә бергә Үзбәкстанга эләгәләр.

Бер атна поездта барганнан соң, Мәүҗетдин белән Илдус Төрекмәнстан хәрби округына, Әфганстан чигендә урнашкан Термез шәһәренә барып җитәләр. Биредә өч ай вакытны карантинда уздыралар. Атарга, хәрби эшкә өйрәнәләр.

Сагындыра иде ак каенннар...

Автомобиль батальонына эләккән ике авылдашны август башында исә Әфганстан җирләренә кертәләр.

– Безне, машина йөртүче булган 200ләп солдатны Әфган җиренә вертолетлар белән алып кергәннән соң, янә бер кат бүлә башладылар. Без исә Илдус белән тагын хәрби кенәгәләребезне бергә тапшырдык һәм бер ротага, бер батальонга, бер взводка эләктек. Хәтта йоклый торган урыннарыбыз да янәшә булды безнең, – дип, искә алды сугыш ветераны.

Гел коры чүл, таш җирләрдән генә торган Әфган җирендә егетләр туган якларын, авылларын сагыналар. Татарстанның яшел болын-яланнары, урманнары, елга һәм күлләре турында уйлап, сагышланырга да өлгерәләр алар.

– Үзебезнең туган як яшеллегеннән соң, Үзбәкстан, Әфганстан җирләре әллә ничек күңелдә авыр тойгылар тудыра иде. Күзне иркәләп торган табигать матурлыклары, кечкенәдән үз туганыңдай якын ак каеннар юк иде биредә, –диде Мәүҗетдин абый.

«Ике тапкыр башка аттылар...»

Ярты ел хезмәт иткәннән соң, Мәүҗетдин Сираев барган колонна бик каты һөҗүмгә эләгә. Ул рейста Мәүҗетдин абый үзе генә була, дусты Илдус исә бара алмый – хәрби частьтә авырып кала.

– Бер машинага икешәр шофер каралган иде. Берничә сәгать руль артында барганнан соң, бер-беребезне алыштыра, ял иттерә идек. Менә бу юлы да мин рульне янымдагы солдат иптәшемә тапшырып, пассажир урынына күчеп утырдым. Шул вакыт, башыма каскамны киеп, аны рәтләп торган мәлдә снайпер ике тапкыр башыма атты, – Мәүҗетдин Мәхмүтович беразга тын калды. Аннары, хәтердә калганын янә яңартып, сүзен дәвам итте.

Снайпер җибәргән ике пуля да шофер урынында утырган солдатның борын очыннан диярлек якын үтеп, Мәүҗетдин абыйның башына эләгәсе булган. Ләкин Аллаһы тәгалә саклаганмы, яшь солдатны үтерергә тиешле әлеге ике пуля да каскадан кире кайтып, берсе кулбашын тишеп, кулын сындыра, ә икенчесе муен тирәсеннән күкрәк читлегенә кереп китә. Мәүҗетдин бу мәлдә нидер кычкыру түгел, кыска гына уй уйларга да өлгерми. Муенындагы ярадан кан фонтанлап сиптерә башлый, янындагы иптәшен башыннан аягына кадәр канга батыра. Мәүҗетдин исә, пулядан сынган кул ягына авып төшә.

–  Минем артымнан соң напарнигым да атудан качып машина эченә сеңде. Аннары: «Мәүҗетдин, машинадан төшеп, юл кырыена ят!» – дип миңа кычкырды. Аңымны югалтыр-югалтмас хәлдә, авыртудан автоматымны да алырга онытып, юл кырыена көч-хәл белән төшеп яттым. Иптәш егет исә, колоннадагы башка солдатлар белән бергә, һөҗүм итүчеләргә атарга тотынды, – диде ул.

Күпмедер вакыттан соң, автомат өчен запас магазиннар ашыгу аркасында машинада, букчада калганы мәгълүм була. Ә дошманны якын китермәс өчен, атудан туктарга ярамый.

 – Шул вакытта бөтен йөрәгемне, күңелемне курку биләп алды. Машинага керсәң – атып үтерәчәкләр бит, дигән уй белән селкенергә дә кыймый яттым. Яшисе килү теләге тере ияләргә генә хас саклану инстинктын, курку тудырды. Иптәшемнең: «Патроннар бетсә, икебезне дә үтерәләр бит, Мәүҗетдин!» – дигән сүзләреннән айнып, машинага таба шуышып киттем, – дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем.

Соңгы көч белән машинага менеп, шул подсумканы напарнигына ташлаганнан соң, унсигез яшьлек егет янә юл кырыена төшеп ята. Тиздән, колоннага ярдәмгә вертолетлар, яңа көчләр килеп җитә һәм дошман качарга мәҗбүр була.   

Кырык елга якын пуля белән яши

Ярдәм килеп җиткәч, каты яраланган солдат Сираевны Кабул шәһәрендәге госпитальгә алып китәләр. Госпитальдә йөрәккә диярлек барып җитеп туктаган пуляны табиблар алалар, ә менә кулын сындырган, сөяккә кереп калган икенчесе пуля шул урында кала. Бик авыр, җитди операция дип, егетне башта Ташкент шәһәренә чыгаралар, аннары Ростовтагы көчле хәрби госпитальгә китерәләр. Ләкин тәҗрибәсе зур булган хәрби табиблар да әлеге операциягә алынырга җөрьәт итмиләр. «Синең организм ул пуляны кабул итеп, сынган урын инде төзәлеп беткән. Кулың менә дигән йөри бит. Әгәр дә без аңа хәзер кагылсак, кулың гомерлеккә эшләмәс булып калырга мөмкин. Әйдә, кагылмыйк аңа, Мәүҗетдин», – дип егетне туган ягына кайтарып җибәрләр.

– Менә шулай, бүгенге көнгә кадәр кул сөягенә кереп калган шул пуля белән яшим, – дип елмаеп куйды Мәүҗетдин Сираев.

Татарстанга кайткач та, яшь солдатны «Батырлык өчен» медале белән бүләклиләр. Мәүҗетдин абыйның дусты Илдус Сафин исә ике ел Әфган җирендә хезмәт итеп, бер тапкыр да яраланмыйча әйләнеп кайта.

– Аллага шөкер, менә шулай сугыштан исән-имин кайтырга язды. Әфганстаннан кайтканнан бирле ел саен ветераннарыбыз белән очрашып, аралашып торабыз. Янәшәмдә яраткан гаиләм, дусларым булу белән мин бәхетле. Аллаһы тәгалә сәләмәтлеген кызганмыйча, хәвеф-хәтәрләрдән генә саклый күрсен. Яшәү рәхәт нәрсә ул. Һәммәбезгә аның кадерен, тәмен тоеп яшәргә язсын, – диде Мәүҗетдин абый, сөйләшүебез ахырында.

Амин, шулай булсын.

Мәүҗетдин абый хәләл җефете Гөлшат апа белән Азат һәм Алмаз исемле ике ул үстергәннәр. Олы уллары Азат та бүгенге көндә сугыш ветераны. 2009 елда ул Ингушетиядә хезмәт итеп кайткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев