Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матур тәэсирләр калды

6 март көнне Князево мәдәният йортында бәйрәм концерты булды. Авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Камалов гүзәл затларны бәйрәм белән котлады. Ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Мәдинә Сабирова да тәбрикләде. 

Гүзәл затларыбыз хөрмәтенә авыл мәдәният йортының иҗат коллективлары, мәктәп укучылары концерт номерлары әзерләгән иде. «Умырзая» хореография ансамбле, «Энҗе – жемчужинки» бию студиясе, «Русский звон» фольклор коллективларының җыр һәм биюләрен халык аеруча яратып кабул итте. Вероника Цитркоп, Софья Цандер, Наталья һәм Полина Ерховалар, Алия Ризатдинова, Ләйсән Яруллина, Геннадий Дилебашвили, Ринат Хәйруллин башкаруындагы җырларны халык тын да алмыйча тыңлады. Концертны алып баручылар Анастасия Абрамова һәм Виолетта Цандер сәхнә белән зал арасына җылы күпер салдылар. 

Тамара Тузеева, мәдәният йорты директоры. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев