Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр

Район суды юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән 61 яшьлек хатын-кызны бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды. Руль артындагы хатын-кызның гаебе белән машина юл кырыена чыгып әйләнә, нәтиҗәдә пассажирның сәламәтлегенә зыян килә. Суд карары әле үз көченә кермәде. Судта юл-транспорт һәлакәте белән бәйле тагын бер эш каралды....

Район суды юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән 61 яшьлек хатын-кызны бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды. Руль артындагы хатын-кызның гаебе белән машина юл кырыена чыгып әйләнә, нәтиҗәдә пассажирның сәламәтлегенә зыян килә. Суд карары әле үз көченә кермәде.

Судта юл-транспорт һәлакәте белән бәйле тагын бер эш каралды. Районда яшәүче 28 яшьлек ир-ат автомобиль белән идарә иткәндә куркыныч килеп чыкканда туктап калырлык тизлекне сайламый һәм җәяүле ике хатын-кызны бәрдерә. Һәлакәт тәүлекнең караңгы вакытында, юлның яктыртылмаган урынында була. Хатын-кызлар транспорт хәрәкәте юнәлешендә, яктылык кайтаргыч элементлар кергән киемнәрдән барган булалар. Нәтиҗәдә җәяүлеләрнең берсенең сәламәтлегенә уртача авырлыкта зыян килә. Суд карары нигезендә, машина йөртүче ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде, дип хәбәр итә район судының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев