Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Малтабар, Кырныш һәм Калмиядә 71нче Тынычлык язын билгеләп үттеләр (фото)

8 май көнне Малтабар авылында Бөек җиңүнең 71 еллыгы билгеләп үттек. Азалия, Айзилә, Сөмбел, Чулпан, Данилларның чыгышларын җылы кабул иттеләр. Җәүдәт хәзрәт җитәкчелегендә Малтабар хатын-кызлары мул итеп өстәл әзерләгәннәр иде. Өлкәннәребез бик канәгать булып, Вилльданов Г.М. КФХ әзерләгән, районнан җибәрелгән бүләкләрне алып, сөенеп киттеләр. 9 май көнне Кырныш һәм Калмия...

8 май көнне Малтабар авылында Бөек җиңүнең 71 еллыгы билгеләп үттек. Азалия, Айзилә, Сөмбел, Чулпан, Данилларның чыгышларын җылы кабул иттеләр. Җәүдәт хәзрәт җитәкчелегендә Малтабар хатын-кызлары мул итеп өстәл әзерләгәннәр иде. Өлкәннәребез бик канәгать булып, Вилльданов Г.М. КФХ әзерләгән, районнан җибәрелгән бүләкләрне алып, сөенеп киттеләр.

9 май көнне Кырныш һәм Калмия авылларында бәйрәмгә багышланган митинглар үтте. Мәктәп укучылары, укытучылары, "Күгәрчен" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр - беркем дә читтә калмады, үз көченнән килгән чаклы өлешен кертте. Бәйрәм бик күңелле үтте. Анда катнашучыларга зур рәхмәт, дип яза мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев