Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе дәвам итә

Круглое Поле мәдәният йортында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында күркәм чара үтте. Иркен залда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, аларның әниләре, әбиләре һәм бабалары, укытучылары җыелган иде.

Аудиториягә мөрәҗәгать итеп, Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров болай диде:

– Ел саен республикабызда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе үткәрелә. Без – Тукай районы хакимияте ярдәм йөзеннән сез үзегезгә мәктәпкә кирәкле әйберләрне сатып алу өчен, өлешебезне кертергә тырышабыз. Муниципалитет җитәкчесе Фаил Камаев исеменнән бүген спорт кибетеннән сертификатлар тапшырабыз. Хәйриячеләргә, акциядә катнашучыларга зур рәхмәт. Уку елы яхшы узсын, тыныч күк йөзе телибез һәм сезгә һәрвакыт уңышлар гына юлдаш булсын!

Аннары ул һәр балага сертификатлар тапшырды. Чара балалар концерты белән дәвам итте. Сәхнәгә мобилизацияләнгән, хәзер хәрби операциядә катнашучы Ильяс Шабакаевның кызы Камилә күтәрелде, ул көчле алкышлар астында «Сигезенче могҗиза» дигән җырны башкарды. Мәләкәс авылыннан килгән хореография ансамбле керәшен халык биюен башкарып сокландырды, ә аларның авылдашы Николай Казанцев саксофонда күңелгә үтеп керерлек итеп уйнады. Мәләкәстән Вера Солдатованың биюен дә балалар җылы кабул итте. Түбән Суык-Су авылыннан Рамил Вадыйгуллин чыгышы һәм Казанцевлар дуэты да алкышларга күмелде.

Чара ахырында махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбызның хатыны Айгөл Шабакаева сүз сорады.

– Район җитәкчелегенә һәм барлык игелекле кешеләргә, гаиләләргә һәм балаларга даими ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек телим. Әтиләребез тизрәк җиңү белән кайтсын,– диде ул.

Әлеге хәйрия чарасы кысаларында 16 укучыга спорт товарлары кибетенең сертификатлары тапшырылды.

Никита Ларкин, 9 яшь:

– Әтиемнең исеме Евгений, элек ул тимер юлда машинист булып эшләде. Хәзер ул хәрби хезмәттә, май аенда ике атнага отпускка кайткан иде. Без аның белән бик горурланабыз, әтиебезне безнең мәктәптә үрнәк итеп күрсәтәләр. Бүген миңа биш мең сумлык сертификат бирделәр. Барысын да сатып алдык инде, әнием белән киңәшләшеп, яхшы кроссовкалар алыр идем.

Рафик Зарипов, пенсионер, Круглое Поле поселогы:

- Безнең киявебез Ильяс хәзер хәрби операция зонасында. Бүген бөтен гаиләбез белән бәйрәмгә килдек. Оныгым Дамир беренче сыйныфка, ә оныгым Камилә алтынчы сыйныфка бара. Алар уку елы башланыр алдыннан бүләкләр алдылар. Балаларны сөендергән һәркемгә рәхмәт, аларның игелекле эшләре үзләренә йөзе белән кайтсын.

Любовь Гыйльманова, Круглое Поле мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:

- Август киңәшмәсендә балаларны мәктәптә патриотик тәрбияләү темасына чыгыш ясаячакмын. Беләсезме, безнең укучылар Россия традицияләрендә, мәдәни-тарихи традицияләр нигезендә тәрбияләнәләр. Батырлык дәресләрендә балалар махсус хәрби операциядә катнашучы әтиләре турында сөйлиләр, балалар аларга охшарга тырышалар, үрнәк алалар. Безнең уку йорты вестибюлендә хәзер ил чикләренең кагылгысызлыгын саклап, үз бурычын батырларча үтәүчеләрнең портретлары эленгән. Балалар әтиләре белән горурланалар. Круглое Поле мәктәбен тәмамлаган Андрей Абдеев, минем туганым, шушы көннәрдә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде, аны үзәк телеканалларда да күрсәттеләр. Йөрәгебез сугышчыларыбыз, чын геройларыбыз өчен горурлык белән тулы. Бүген бу залга геройларыбызның, данлыклы яклаучыларыбызның балалары килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев