Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп якты, җылы, заманча булачак

Үткән ел ахырында район башлыгы Фаил Камаев эшлекле сәфәр вакытында Круглое Поле поселогы мәктәбендәге ремонт эшләрен карап чыкты.

Ул вакытта бинаның тулысынча фасады җылытылган, тәрәзәләр алыштырылган иде. Бүгенге көндә биредә тагын нинди эшләр башкарыла? Шул сорауга җавап эзләп, атна башында без Круглое Поле поселогына юл алдык.

Круглое Поле поселогы мәктәбендә җәмгысы 430 бала белем ала. Мәктәп үзе 1976 елда төзелеп, шул вакыттан бирле бер тапкыр да капиталь ремонт күрмәгән булган.

– Мәктәпнең эчке ягы буенча эшләр бу елның гыйнвар аенда башланды. Әлеге вакытта бинаның бер ягындагы беренче, икенче катлардагы түшәмнәрне, электр чыбыкларын, җылылык торбаларын алыштыру, стеналарны, идәннәрне, канализацияне тәртипкә китерү буенча эш башкарылачак. Шуңа күрә безнең өченче, дүртенче, алтынчы сыйныф балалары әлеге вакытта икенче сменада укый. Бүгенге көндә идәннәрне, түшәмнәрне, электр чыбыкларын, бәдрәфтәге җиһазларны сүтеп алдылар. Шулай ук беренче катта тулсынча яңа идәннәр җәелеп беткән, диварларны шомартканнар, электр чыбыклары алыштырылган, – дип сөйләде безгә мәктәп директоры Әлфия Шәйдуллина, ремонт эшләре барган бина өлешен күрсәтеп.

Капиталь ремонт чыгымнарының бер өлеше «Куйбышев тимер юллары» җәмгыяте, икенче өлеше республика бюджетыннан каплана. Узган елның декаберендә Фаил Камаев бу хакта: «Төзекләндерү эшләренең бер өлеше тимерьюлчылар хисабына башкарылуын дөрес, дип саныйм. Чөнки поселокта яшәүче хезмәт яшендәге халыкның 80 проценты тимер юлда эшли. Бу кешеләрнең балалары биредәге балалар бакчасына йөри, мәктәптә белем ала», – дип әйтеп узган иде. Быел исә ТРсы Министрлар Кабинеты боерыгы белән төзекләндерүгә тагын 125 млн сум акча бүлеп бирелде.

– Безнең мәктәпкә 47 ел инде. Шушы вакыт эчендә биредә планлы рәвештә косметик, «Уңайлы мохит» программасы кысаларында ремонт кергән булган. Җылылык системасын, ишекләрне, бәдрәфтәге җиһазларны яңарту буенча да төзекләндерү эшләре башкарылды. Агач идәннәр, бик начар хәлдә булган электр чыбыкларын алыштырырга күптән вакыт иде инде. Шуңа күрә, әлеге капиталь ремонтның безгә керүе балалар, ата-аналар өчен сөенечле булды. Киләсе яңа уку елына укучыларыбыз, мәктәп коллективы белән матур, якты кабинетларга, классларга керербез дип түземсезләнеп көтеп калабыз, – диде Әлфия Роберт кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев