Сизми калдым йөз яшемнең җиткәнен
Җәмгыятьнең балаларга һәм өлкәннәргә карата мөгамәләсе шул җәмгыятьнең әхлак дәрәҗәсен күрсәтә. Безнең районда балаларга, өлкәннәргә, сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле кешеләргә игътибар зур. Шушы елның февралендә бер гасырлык юбилеен бәйрәм итүче ике өлкән яшьтәге ханымны туган көннәре белән район башлыгы Фаил Камаев, аның урынбасары Рөстәм Закиров, район инвалидлар һәм пенсионерлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Вәҗиева, Тукай муниципаль районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең бүлек мөдире Гөлнур Исмәгыйлова, авыл җирлеге башлыклары юбилярларның өйләренә барып җылы итеп тәбрикләделәр, бүләкләр тапшырдылар.