Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газ кергән өйдә бар эшләр көйле

«Тукай муниципаль районының капиталь төзелеш хезмәте» МУП директоры Фәнис Сәетгәрәев газетабызга биргән интервьюсында Тукай районында газлаштыру программасының ничек тормышка ашырылуы, газлаштыру мәсьәләләренең ничек хәл ителүе, аның нинди сроклары һәм кемгә ташламалар булуы турында сөйләде.

– Фәнис Мизхәтович, районыбызда газ үткәрүнең барышы турында сөйләгез әле? Бездә әле зәңгәр ягулык кермәгән торак пунктлар бармы?

– Мин капиталь төзелеш хезмәтенә 2010 елда килдем, ул вакытта район буенча газлаштыру дәрәҗәсе 32 процент тәшкил итте. Шул вакыттан бирле күп вакыт үтте, бик күп эшләр башкарылды. Соңгы 4 елда республика программасы кабул ителү белән бәйле рәвештә эш масштабы берничә тапкыр арттырылды. Әйтик, элек бөтен республикага социаль инфраструктура обьектларын газга тоташтыруга 500 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән булса, хәзер Татарстан бюджетыннан Тукай районына гына 505 млн сум акча җибәрелгән. Саннар үзләре бу хакта сөйли. Узган ел төбәк программасы буенча 2023 елда Әҗмәкәй авыл җирлегенең Рябинка микрорайонында 52 км урам газүткәргечләре тулысынча салынды һәм 600 чыгарылыш монтажланды, Боерган җирлегенең Колыш авылында -56 км, Олы Шилнә авылында Кече Шилнә торак пунктыннан 23 километр озынлыгында бу торак пунктның көньяк һәм яңа микрорайоннарына 91 торак йортка газ килде. Шуңа да карамастан, Кызыл Юл, Керәшен Маҗыны, Артамоновка, Левашово кебек торак пунктлар әле дә газсыз кала. Быел газүткәргеч Илбухтино авылына, Сәмәкәйдә күп балалы гаиләләргә бүлеп бирелгән 290 җир участогына газ киләчәк. Шулай ук быел Бәтке авылының һәм «Бигеш» аэропортының, Круглое Поле поселогының һәм Мәләкәс авылының газ бүлү станцияләре арасында югары басым боҗрасы ясалачак. Быел Кече Шилнәдә Невская, Светлая, Александрийская, Изумрудная, Царская, Романовская, Янтарная, Императорская урамнары буенча 258 җир участогына газүткәргеч тармагы проектланачак һәм өлешчә монтажланачак, ул 7 км озынлыкта була. Хәзерге вакытта Кызыл Юл авылын газлаштыру проектына гариза бирү өчен документлар әзерләнә.

– Белгәнебезчә, республиканың бер генә районында да газлаштыру буенча мондый зур күләмдә эш юк. Халыкны дәүләт хисабына өйгә газ кертү мөмкинлеге турында формалаштыру буенча эш ничек оештырылган. Бу программаны гамәлгә ашыру вакыты нинди, барысы да аңа кушылырга өлгерәме?

– Бүгенге көнгә 5658 гариза килгән, шуларның 4543е эшкә кабул ителгән, барысы буенча да газ кулланучы җиһазларны газ бүлү челтәрләренә тоташтыруга килешүләр төзелгән. Газлаштыру газ бүлү челтәрләре салынган газлаштырылган торак пунктларда кешеләрнең җир участогы чикләренә газ кертү дәвам итә. Программаның вакыты 2028 елга кадәр. Минемчә, хәзер шәхси йортның газ челтәрләренә җир участогы чикләренә кадәр тоташу бушлай башкарылуын һәм моның өчен заявка һәм тиешле документлар пакетын тапшырырга кирәклеген белмәгән кешеләр калмады. Узган ел дәвамында атна саен авыл җирлекләре башлыклары белән подряд оешмалары вәкилләрен чакырып очраштылар. Район территориясендә торак йорт төзүче һәркем белән зур эш башкарылды. Нәтиҗәдә, хәл тигезләнде, план күрсәткечләре уңышлы үтәлде. 2023 елда газга 2001 торак йорт тоташтырылган. Агымдагы елның ике аенда гына да-260 йорт. Атна саен уртача 20-30 йортка газ кертелә.

– Ничек уйлыйсыз, һәркемнең дә бу программадан файдаланырга ашыкмавы нәрсәгә бәйле?

– Эш шунда ки, яңа төзелгән йортларда нигездә җәйге чорда авылга килгән шәһәр кешеләре яши. Алар киләчәк турында уйламыйлар, йорт яки җир участогына милек хокукын теркәмиләр, шуның белән газлаштыру мәсьәләсен соңыннан кичектереп торалар. Ә бит программаның билгеле бер вакыты бар. Өлкән буын яхшы хәтерли, урам газүткәргече өчен дә элек яхшы итеп акча түләргә туры килгән. Еш кына йорт хуҗалары, беренче чиратта, йорт эчендә газ үткәрү өчен чыгымнар турында уйлыйлар, аннары гына урам газүткәргече турында.

– Тик бу очракта да республика хөкүмәте тарафыннан ярдәм чаралары каралган бит.

– Һичшиксез, халыкның төрле категорияләренә субсидияләр 100 мең сумга кадәр тәшкил итә. Моның өчен җирле социаль яклау органына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Интервью өчен бик зур рәхмәт, Фәнис Мизхәтович, уңышлар сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев