Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкән яшьтәге күзкәйлеләр скандинавча йөрүне үзләштергән (фото)

Моннан ун еллап Россиягә кергән " Скадинавларча йөреш" (скандинавская ходьба яки северная ходьба) акырынлап безнең якларга да килеп җитте.Чөнки чаңгыда чабу , тимераякта йөрү. хоккей кебек спорт төрләре бөтен кешегә дә бармый. Ә скандинавларча йәреш 8 яшьтән 90гача һәркемгә ярый. Буыннар сызлый, теге төшем авырта, бу җирем борчып тора, дип...

Моннан ун еллап Россиягә кергән " Скадинавларча йөреш" (скандинавская ходьба яки северная ходьба) акырынлап безнең якларга да килеп җитте.Чөнки чаңгыда чабу , тимераякта йөрү. хоккей кебек спорт төрләре бөтен кешегә дә бармый. Ә скандинавларча йәреш 8 яшьтән 90гача һәркемгә ярый. Буыннар сызлый, теге төшем авырта, бу җирем борчып тора, дип зарлана-зарлана диванда аунап, сәгатьләр буе телевизор караганчы, саф һавага чыгып, таякларга таянып, салмак кына йөрсәң дә,организмыңа күпме файда аласың. Таяклар дигәннән, таянып йөрергә спорт кибетендә махсус эшләнгәннәре дә бар, чаңгы таяклары да ярап тора. Тик буен дөрес сайларга кирәк.

Бу йөрешнең нинди файдасы бар? Методик кулланмада түбәндәгеләр язылган: йөрәк, үпкә эшчәнлеген яхшырта, арка, җилкәләр, куллар хәрәкәтләнә, тез- оча сөякләре авырулары чигенә, кандагы -шикәр, холестерин , тән авырлыгы кими, тын бетеүдән котылу өчен дә файдалы, тез буыннарының авыртуы бетә. Таяксыз йөрсәң дә файдасы бардыр, диләр. Әлбәттә, саф һава сулыйсың бит. Тик таяклар белән йөргәндә мускул тукымаларының 90 % ы хәрәкәткә килә һәм май алмашыну яхшыра, гәүдә авырлыгының 30% ы таякларга төшә, нәтиҗәдә аяклар иркен хәрәкә итә. Инфаркт, инсульттан соң ныгу өчен дә бик файдалы диелгән бу йөреш.

Күзкәйдә бу йөреш белән ике кеше шөгыльләнә башлаган идек. Баштарак күргән кешеләр гаҗәпләнде :" Чаңгыгыз кайда?"- дип сорыйлар иде. Быел кыш башында сафларыбыз арта башлады. Хәзер көн саен кич белән 4 чакырым ара йөрибез. Туктап, хәл-әхвәлләр сөйләшеп алабыз, йолдызарга карап сокланабыз. Безнең урамда гына да унлап кеше чыгабыз, инде башка урамнарда да йөрүчеләр бар. Үзара аралашу өчен дә бик күңелле форсат бу.Хәзер инде авылда ике таяк таянып, тезелешеп йөргән кешеләрне күреп, гаҗәпләнмиләр. Сәламәтек-үзебезнең кулларда. Хәрәкәттә-бәрәкәт, дип юкка әйтмәгәннәр.

Тәнзилә Шәйхнурова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев