Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Линар Маняпов артта калучы авыл җирлекләре башлыкларына катгый таләп куйды

Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов чокыр графикларын өзгән һәм юлларны төзекләндерүгә әлегәчә керешмәгән ун авыл җирлеге башлыгын тәнкыйтьләп чыкты.

Районда инде 730 квадрат метр юл полотносы ремонтланган һәм 11 җирлектә эшләр тулысынча тәмамланган булса да, артта калучылар исемлеге зур булып кала. Башкарма комитет җитәкчесе мәктәпләр янындагы җәяүлеләр чыгу урыннарында тамгаларны яңартуны һәм чокырларны ремотлауны кичекмәстән башларга кушты.

Бүгенге көндә юл эшләре 11 авыл җирлегендә тулысынча тәмамланган: Әҗмәкәй, Боерган, Борды, Калмаш, Кнәз, Комсомолец, Кече Шилнә, Мусабай-Завод, Сәмәкәй, Иске Абдул һәм Теләнче-Тамак. Новотроицкое авыл җирлегендә план 50 проценттан артык үтәлгән. Шул ук вакытта Бәтке, Биклән, Иштирәк, Калмия, Күзкәй, Круглое Поле, Мәләкәс, Түбән Суыксу, Иске Дөреш һәм Шилнәбаш җирлекләре юлларны ремонтлауга әле керешмәгән дә. Бу хәл район җитәкчелегенең зур ризасызлыгын тудырды һәм хәлне кыска срокларда төзәтергә дигән таләп куелды.

Параллель рәвештә районда балалар куркынычсызлыгына аеруча зур игътибар бирелә. Районның 17 гомуми белем бирү учреждениесе каршындагы җәяүлеләр чыгу урыннарында юл тамгалары яңартылган, буяу эшләренең гомуми мәйданы 724,2 квадрат метр тәшкил иткән. Биредә дә артта калучы авыл җирлекләре ачыкланды: Биклән, Күзкәй, Калмаш, Сәмәкәй һәм Шилнәбаш җирлекләрендә графиклар өзелгән, мәктәпләр янындагы «зебра»ларны яңартуга әле керешмәгәннәр дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев