Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлфия Когогина: Туган телне өйрәтү процессын кызыклы итү мөһим

Дәүләт Думасы депутаты парламентның түбән палатасы кабул иткән “Мәгариф турында”гы законга төзәтмәләрне шәрехләде.

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Кагогина парламентның түбән палатасы кабул иткән“Мәгариф турында”гы законга төзәтмәләрне шәрехләде.

“Бу закон проекты туган телне өйрәнү мәктәп программасы перифериясенә кертеләчәк яки бөтенләй булмаячак дип борчылучы кешеләрне куркуга салды. Дума мәйданында киң җәмәгатьчелек белән фикер алышудан соң закон гражданнар һәм региональ парламентлар позициясен исәпкә алып эшләнеп бетте”, - диде парламентарий.

Төзәтмәләр буенча, мәҗбүри мәктәп программасында рус теле һәм туган тел булачак, ә туган телне укучының ата-анасы язган гариза буенча сайлап алачаклар. Шулай итеп, татар, чуваш, удмурт, чечен һәм башка телләрне мәҗбүри туган тел сыйфатында укый ала. Әмма шул ук вакытта ата-аналар һәм укучыларның туган тел буларак рус телен сайлау мөмкинлеге саклана, диде депутат.

“Хәзер министрлыкка һәм аның региональ бүлекләренә кызыклы һәм сыйфатлы белем бирү программасы, туган тел буенча дәреслекләр әзерләү һәм балалар белән ата-аналар арасында туган телне өйрәнүгә чакыру буенча эш алып барырга кирәк”, - диде Когогина.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев