Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлфия Авзалованың тәмле итеп эчәге кыздырып ашатканын хәтерлим

Әлфия апаны халык җырчысы диләр иде.

Әйе, бу сүзләр чыннан да бик дөрес. Аның якын дуслары арасында олы түрәләр, данлыклы кешеләр генә түгел, ә иң гади халык та бар иде. Мәсәлән, минем әнинең сеңлесе Гөлчирә апа Садыйкова белән алар 1946 елдан бирле дус булдылар, гел аралашып яшәделәр. Алар Казанда 1946 елда очрашалар. Безнең апа – Минзәлә районыннан, ә Әлфия апа – Актаныш районыннан, күршеләр бит. Бергә концертлар куялар. Апа баянда уйный, ә Әлфия апа җырлый, бу үзешчән концертлар була. Шуннан танышалар, шул дуслык гомер буена дәвам итә. Ләкин апа белән дуслыгы ике китабында да урын алмаган. Кызганыч, чөнки безнең апа гади төзүче генә. Шулай да, аны Салават та, Рабит Батулла да белә.
Әлфия апа: «Һәр барган җиремдә бәлеш белән каршы алалар, рәхмәт инде зурлауларына, ә мин эчәге тәкәсе яратам шул», – дия иде. Без шуңа да суыткычта һәрвакыт эчәге сакладык. Әлфия апа килү белән Гөлчирә апа шалтырата торган иде: «Апагыз килде, эчәге алып килегез!» Ул эчәгене Әлфия апа үзе пешерә иде, искиткеч тәмле була торган иде ул. Әлфия апа аңа бәрәңге, суган, күп итеп борыч сала иде дә, матур итеп бөкләп ясый иде. Сөйләшә-сөйләшә тәмләп ашый идек шуны. Әле Әлфия апа минем әниләрдә Малтабарда да булды, аны балалар белән очрашуга Сәмәкәй мәктәбенә дә алып килдем, шул вакытта яшүсмерләр үзен тотып-тотып караган иделәр, ул исә аларга җырлап күрсәтте, аннары бергәләшеп фотога төштек. Менә нинди зур кеше иде ул Әлфия Авзалова һәм нинди гади иде. Шуңа да аны халык бик яратты, чиксез хөрмәт итте.
Бу язмам Әлфия апаның истәлегенә дога булып барып ирешсә иде.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев