Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Легендар татар көрәшчесе вафат

Легендар көрәшчеләребезнең берсе - Раббани ага Шәрипов вафат. Раббани агага 88 яшь тулырга күп калмаган иде. Әле узган елның ноябрендә генә Иске Абдул авылында Раббани Шәриповның бюстын ачкан иделәр.

Раббани Шәрип улы Шәрипов 1935 елның 8 октябрендә Тукай районы Торнаташ авылында туа. Милли көрәш буенча РСФСР (1969, 1971, 1972), Татарстан АССР (1973, 1974) чемпионы. РСФСР спорт мастеры, Татарстанның атказанган спорт мастеры (1997).

Кечкенәдән әти-әнисез кала, абыйсы гаиләсендә тәрбияләнә. Колхозда эшли. Совет Армиясендә хәрби хезмәт үткән. Чаллыда шоферлар курсын тәмамлагач, туган авылында гомере буе (47 ел) гади машина йөртүче – шофер булып эшләгән. Колхоз йөк машинасы руленә утырып, ерак рейсларга чыгып китә. Лаеклы ялга чыкканда, үзе эшләгән «ГАЗ» йөк машинасын бүләк итәләр. Намуслы хезмәте өчен, «Хезмәт ветераны», «Хезмәттәге батырлык өчен», 3 мәртәбә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе медалльләре белән бүләкләнгән.

Раббани көрәшче буларак тиз үсә. «Минем бер генә тренерым да булмады. Шофер чагымда йөкле капчыкларны төяп-бушату – тренерым шул булгандыр. Әзерлек күнегүләрем дә төп хезмәтем иде. Авыр хезмәт мине җиңүче итте», - дип искә ала Раббани Шәрипов.

1957 елда авыл Сабан туенда беренче тапкыр батыр кала. 1958 елда – Яңа Юл районы (үзәге ТеләнчеТамак авылы) Сабан туе батыры, 1959 елда – Казанда Сабан туе батыры. 1970-1980 елларда Минзәлә һәм Яр Чаллы районнарының абсолют батыры. Дистәләрчә калаларның (Минзәлә, Чаллы, Казан, Түбән Кама, Ижау һәм башка шәһәрләр) Сабан туе батыры. «Урожай» җәмгыяте чемпионы, «Ватаным Татарстан» газетасы тарафыннан каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы Татар-башкорт көрәше буенча республика ярышларының дүрт тапкыр җиңүчесе.

1971-1973 елларда, Россиянең иң көчле көрәшчеләрен җиңгәннән соң, аның җилкәсенә «Россия чемпионы» дип язылган тасма эленә. Көрәшче карьерасын 38 яшендә тәмамлый. Үз авырлыгыннан шактый авыр булганнарны да җиңә. Ел саен Түбән Суыксу авылындагы «Алга» спорт комплексында ТР атказанган спорт мастеры Раббани Шәрипов Кубогына үсмерләр арасында көрәш буенча ачык традицион турнирлар уза.

Ул Тукай районы Иске Абдул авылында гомер итте. Хатыны Мәгъдәния белән бер кыз, бер ул үстерделәр. Улы – спорт мастеры, район һәм шәһәр Сабантуйлары батыры Ришат (1966), оныгы Руслан (Шәңгәрәев) – көрәшчеләр.

Аның хакында көрәштәш дуслары болай ди: “Бары тик Раббани Шәрипов кына секунд эчендә җиңү яулау сәләтенә ия иде. Ул гадел иде, көндәшләренә хөрмәт белән карады.

Раббанига, Арча районыннан Татарстанның 1965 елгы батыры Радис Сәйфуллинны аркасына салырга нибары 40 секунд кирәк булды. Тукай районы батыры Степановны, Әлмәттән килгән Репинны да 15 секундта җиңде”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев