Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лагерьда күңелле булды

Иштирәк авыл мәдәният йорты базасында «Тамчы» үрнәк театр коллективында тагын бер ел шөгыльләнүебез һәм чыгыш ясавыбыз артта калды. Һәм елның иң матур вакыты җитте. Ә җәй белән бергә искиткеч «Ишкәй» лагере да эшли башлады. Ул безнең өчен иң кадерле, җылы мөхитле урын. Лагерьда бөтен эшчәнлек, үткәрелгән чаралар укучыларны савыктыруга һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше алып баруга омтылыш тудыруга юнәлдерелде.Экологик тәрбиягә дә зур игътибар бирелде.

”Чишмә көне”ндә балалар чишмәдә ял итүчеләргә суларны сакларга, тирә-якны пычратмаска, үзләреннән соң чүп-чарны җыештырырга мөрәҗәгать ителгән иде.Һәр көн үзенчә матур, кызык, ямьле. Безне тәмле ризыклары белән каршылаучы Залилә һәм Инзилә апаларга, тәрбиячеләребез Дениза, Резидә,Венера, Ильхамия,Эльмира апаларга зур рәхмәтебезне әйтәсе килә.”Кече Сабан туе”,”Көлкеле футбол”, “Веселые старты”, «Музыкальный калейдоскоп», «Угадай мелодию» һәм башка конкурслар, спорт бәйрәмнәрен бик күңелле итеп үткәрделәр.
 

“Тамчы” үрнәк балалар театрына йорүче балалар
/Фотолар Иштирәк мәктәбеннән алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев