Яңалыклар

Лагерь икенче сменага балалар җыйды

Иске Дөреш авылында урнашкан «Балкыш» лагеренда «Галактика балалары» дип аталган республика лагеренең икенче сменасы эшли башлады.

Бирегә Актаныш районыннан 6, Лениногорскидан – 23, Чистайдан – 7, Баулыдан – 6, Мөслимнән – 6, Азнакайдан – 14, Зәйдән – 2, Тукай районыннан 6 бала ял итә. Балалар палаткалы лагерьда 7 июльгә кадәр яшәячәк. Өченче смена 8еннән 14 июльгә кадәр булачак.


Нет комментариев