Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Көзге яхшы эшләр атналыгы – яхшы эшләр эстафетасы» акциясе авыл җирлекләрендә актив рәвештә дәвам итә

Билгеле булганча, бөтен республика буенча #ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН хэштегы астында «Көзге яхшы эшләр атналыгы - яхшы эшләр эстафетасы» акциясе старт алды. Әлеге акция кысаларында районның барлык авыл жирлекләрендә төрле чаралар уза. Редакциябез почтасына килгән хатлар да шул турыда.

Сосновый Бор поселогында урнашкан «Яшьлек» спорт комплексында бадминтон уены буенча дусларча ярыш узды. Тренер Людмила Белова оештырган ярышларда барысы бергә 46 бала катнашты. Бадминтон уеннары дустанә мөнәсәбәттә, бик җылы мохиттә үтте, яшүсмерләр рәхәтләнеп ял иттеләр, дип яздылар район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән.

Кнәз авыл җирлегендә мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Волонтер» берләшмәсе әгъзалары белән бергә, «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган» дип исемләнгән һәйкәл янын чүп үләннәреннән һәм вак-төяк чүп-чардан арындырдылар, дип хәбәр итте безгә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Шилнәбаш авылы халкы да әлеге мәрхәмәтлелек акциясеннән читтә калмады. Авыл китапханәсе мөдире Нурзилә Бариева физик мөмкинлекләре чикле булган Розалия Шаһиәхмәтова, Иван һәм Тамара Коврежкиннар гаиләсенә, Венера Нургалимова янына барып, аларның хәл-әхвәлләрен белеште. Физик мөмкинлекләре чиклеләргә китапханә хезмәткәрләре кызыклы китаплар тапшырдылар.

Сәет авылында да акция актив рәвештә бара. Авылның башлангыч мәктәбендә укучылар өчен «Нәрсә ул яхшылык?» дип исемләнгән дәрес узды. Балаларга дуслыкның кадере, яхшылыкны ничек эшләргә икәнлеге, кемнәргә карата мәрхәмәтле булырга кирәклеге аңлатылды. Шулай ук авыл яшьләре, әлеге акцияне дәвам итеп, Закировлар гаиләсендә кунакта булдылар, хәл-әхвәлләрен сораштылар. Соңыннан исә, авыл яшьләре башлангычы белән, авыл территориясе чүп-чардан җыештырылды, кипкән яфраклар тырмаланды, дип язды Сәет авылының клуб мөдире Айсылу Габдрахманова.

Куады авылында да «Көзге яхшы эшләр атналыгы - яхшы эшләр эстафетасы» акциясенә бик теләп кушылдылар. Балалар, бергәләшеп, тыл ветераны Рәсинә Сәхбетдинова янына бардылар, аның хәлләрен сораштылар. Шулай ук балалар авыл клубы янын җыештырдылар, чишмәне чүпләрдән арындырдылар, аңа яңа сулыш өрделәр, дип язды безгә Гөлшат Хәсимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев