Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыргый хайваннарны саныйлар

Республикабызда 15 январьдан кыргый хайваннарны кышкы санау башланды. Ул 10 мартка кадәр дәвам итәчәк. 

Тукай районында урманнар шактый. Аларда йөзгә якын төр кыргый җанварлар, хайваннар һәм кошлар яши. Кыш көне аларны санау бер яктан авыррак булса да, икенче яктан урманнарда куе яфраклар, үлән булмау ярдәм дә итә. Хайваннарны исәпкә алуда дроннар, шау-шу ясап кудыру кебек алымнар кулланылачак. Кыргый хайваннарны санау аерым аучылык җирләрендә никадәр хайван булуын белергә ярдәм итә. Бу эшне башкаруга аучылар, егерьлар, ТР Дәүләт комитетының биоресурслар белгечләре җәлеп ителәчәк.
Соңгы вакытларда Тукай районы биләмәләрендә һәм республикабызда кабан дуңгызлары, пошилар, төлкеләр күбәюе күзәтелә, ди белгечләр. Кыргый хайваннарны исәпкә алу, республика фаунасын торгызу һәм саклау өчен дә, аучылык ресурсларын бәяләү өчен дә файдалы булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев