Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай районында көймәдә йөзүчеләр табылмый, тагын бер пенсионер югалган

Дүшәмбе көнне кич белән Кама елгасының Бәтке авылы янындагы урынында биш кешенең икесен коткаручылар берничә көн эзли. Су юлы буйлап алар Түбән Кама шәһәренә кадәр җиттеләр. Ләкин югалган ир-атларның берсенең курткасын гына таба алдылар, эзләү дәвам итәчәк, дип белдерде «Якты юл» газетасына Кече суднолар белән эшләүче дәүләт инспекциясе дәүләт инспекторы...

Дүшәмбе көнне кич белән Кама елгасының Бәтке авылы янындагы урынында биш кешенең икесен коткаручылар берничә көн эзли. Су юлы буйлап алар Түбән Кама шәһәренә кадәр җиттеләр. Ләкин югалган ир-атларның берсенең курткасын гына таба алдылар, эзләү дәвам итәчәк, дип белдерде «Якты юл» газетасына Кече суднолар белән эшләүче дәүләт инспекциясе дәүләт инспекторы Зиннур Мостафин.

Искә төшерәбез: көймәдә 24тән 42 яшькә кадәрге дүрт ир-ат һәм бер хатын-кыз була. Кичке сәгать 6ларда ярдан якынча 100 метрлап эчтә аларның көймәләре әйләнеп каплана. Аларның өчесен Бәткедә яшәүче ир-ат коткара.

Кече суднолар белән эшләүче дәүләт инспекциясеннән тагын бер гадәттән тыш хәл турында хәбәр килде. «Прибрежный» бакчачылык ширкәте янына Кама елгасына балык тотарга киткән 62 яшьлек пенсионер юкка чыккан. Ширкәткә керү юлында аның «ВАЗ-2105» машинасын гына тапканнар. Югалучыларны эзләү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев