Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кышкы чорда юллар чиста булырмы?

Әлегә көннәр яңгырлы, һава температурасы җылы торса да, инде ноябрь ахыры, кышка аяк басарга санаулы көннәр калып бара, синоптиклар ял көннәренә, атна башына кар вәгъдә итә. Күчеш чорында юллар бозлавыкка әйләнмәсен, куркынычсызлык тәэмин ителсен өчен алдан хәстәрен күрү мәҗбүри.

Татарстанда кышын федераль һәм региональ юлларны бозлавыктан саклаучы матдәләр тулысынча әзерләнгән, дип белдерде журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин. Бу максатка республикада 387 мең тонна комлы-тозлы катнашма һәм 12 мең тонна тоз тотылачак. Район юлларына исә, җирле пунктлар эченнән кала, Татавтодор оешмасының Яр Чаллы филиалы хезмәт күрсәтә. Алар карамагында барысы 368 километр юл. Кышкы чорга без шулай ук тулысынча әзер, дип белдерә предприятиенең директоры Андрей Барсуков. Комлы-тозлы катнашма 9500 тонна әзерләнгән, бүген 3 юл чистарту машинасы тәүлек буе дежурда тора. Резервта тагын 6 шундый техника. Шулай ук 3 автогрейдер, 3 кар төяүче машина, 3 «МТЗ» тракторы, 2 ротор, 2 бульдозер әзер тора, дип белдерде юлларга хезмәт күрсәтү оешмасы җитәкчесе. Техника яңартуга килгәндә, ел башында филиалга 1 автогрейдер, юл чистартучы 2 «КамАЗ» кайтарылган булган.

Юлларның торышы буенча ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында тәүлек дәвамында оператив хезмәт эшләячәк. Аңа тукайлылар (843) 291-91-91 телефоны аша шалтырата алалар.

Кышкы чорда юлларны чистарту мәсьәләсе район хакимиятендә үткәрелгән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышында да күтәрелде. «Гадәттә, беренче кар төшкән вакытта барлыкка килгән бозлавык күп юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпчесе була, халыкча әйткәндә, «жестянщиклар көне» җитә. Шуңа күрә, юл хезмәтләре вакытында чарасын күрсен, бозлавыкка каршы матдәләр сибелсен, колеялар барлыкка килүгә юл куелмасын, чистартканнан соң юл кырыйларында кар өелеп калмасын иде», - дип кисәтте ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Шушы ук комиссиядә җирле пунктлар эчендәге юлларны тәртиптә тоту буенча да сүз булды. Авыл җирлекләре башлыклары бу эшкә финансларның аз бүленүеннән дәгъва белдерде. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Роза Гыйззәтуллинаның әйтүенчә, быел авыл җирлекләре урам юлларын тәртиптә тоту буенча 13 предприятие белән килешү төзи алалар, барысы 36 техника эшләячәк. 2017 елда юлларны тотуга район бюджетында 6,5 млн сум акча каралган булган, предприятиеләр белән 67 килешү төзелгән. «Киләсе елга да шундый сумма калыр дип көтелә. Ә җыелган карны читкә чыгару мөмкинлеге әлегә юк», - дип белдерде ул редакциягә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев