Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Куркыныч һәлакәт

15 декабрь көнне кичке сәгать 6 тулганда Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт юлында юл һәлакәте теркәлде. «Киа-Рио» автомобилендә баручы 39 яшьлек ир-ат тизлекне арттыра һәм, идарә итүне югалтып, каршы юнәлештәге полосага чыга. Анда «Скания» йөк машинасы белән бәрелешә. Каты бәрелүдән йөк машинасы каршы юнәлештәге полосага борылып утыра. Аңа башта «Фольксваген Кадди», аннары «Митсубиси-Оутлендр» автомобиле һәм «ВАЗ-2105» килеп бәрелә. 

Һәлакәттә «Митсубиси-Оутлендр» машинасының 49 яшьлек йөртүчесе ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр килеп җиткәнче үлә. Авариядә гаепле булган «Киа-Рио» автомобиле йөртүчесе, «Фольксваген Кадди» машинасының йөртүчесе һәм ике пассажиры (хатын-кызлар) күпләгән имгәнүләр ала. «ВАЗ-2105» автомобиленең пассажиры, 57 яшьлек хатын-кыз, БСМПга мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итә. 
/ Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев