Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Куркынычсызлык таләпләрен үтәмәгән предприятиеләр җавапка тартылды

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы Яр Чаллы һәм Тукай районы территориясендә II һәм IV класслы куркынычка ия җитештерү объектларыннан файдаланучы «Сатурн», «Росла», «Новые литейные технологии», «Челны Холод», «Болгарсыра», «Чаллы икмәге», «Газобетон», «КамгэсЗЯБ», «Каматранссервис» предприятиеләрендә җитештерү объектларын файдалану таләпләренең үтәлешен тикшерде. Әлеге чара барышында бу өлкәдә федераль нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәмәүнең...

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы Яр Чаллы һәм Тукай районы территориясендә II һәм IV класслы куркынычка ия җитештерү объектларыннан файдаланучы «Сатурн», «Росла», «Новые литейные технологии», «Челны Холод», «Болгарсыра», «Чаллы икмәге», «Газобетон», «КамгэсЗЯБ», «Каматранссервис» предприятиеләрендә җитештерү объектларын файдалану таләпләренең үтәлешен тикшерде.

Әлеге чара барышында бу өлкәдә федераль нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәмәүнең күп очраклары, табигатьне саклау турындагы законнарны бозу фактлары ачыкланды.

Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, 5 юридик затка РФнең Хокук бозулар турындагы кодексының 6.3 һәм 8.1 маддәләре буенча 7 административ эш, вазифадагы 20 затка әлеге кодексның 6.3, 8.1, 8.2 маддәләре һәм 9.1 маддәсенең 1 өлеше буенча 20 административ эш кузгатылды. Моннан тыш, 11 җитәкчегә закон бозуны төзәтергә кушып хатлар юлланды. Бүгенге көндә 23 зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев