«Куркынычсызлык атнасы» бара
Балаларны юл-транспорт һәлакәтләреннән саклау, куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан РФ Мәгариф һәм министрлыгының балаларның хокукларын яклау буенча дәүләт сәясәте департаменты һәм ЮХИДИ хезмәте 26-30 сентябрьдә «Куркынычсызлык атнасы» акциясе үткәрә. Бу көннәрдә районның мәгариф учреждениеләрендә укучыларның куркынычсызлыгын саклауга аерым игътибар булачак, әлеге темага әти-әниләр, балалар белән әңгәмәләр үткәреләчәк, лекцияләр укылачак, дип белдерә...
Балаларны юл-транспорт һәлакәтләреннән саклау, куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан РФ Мәгариф һәм министрлыгының балаларның хокукларын яклау буенча дәүләт сәясәте департаменты һәм ЮХИДИ хезмәте 26-30 сентябрьдә «Куркынычсызлык атнасы» акциясе үткәрә. Бу көннәрдә районның мәгариф учреждениеләрендә укучыларның куркынычсызлыгын саклауга аерым игътибар булачак, әлеге темага әти-әниләр, балалар белән әңгәмәләр үткәреләчәк, лекцияләр укылачак, дип белдерә район мәгариф бүлеге методисты Әнисә Гыйльметдинова.
Балигъ булмаганнар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре ил күләмендә югары булып кала. 2016 елның 7 аенда 10281 һәлакәт теркәлгән, аларда 358 баланың гомере өзелгән, 11008 бала тән җәрәхәтләре алган. Аварияләрнең 43,8 проценты җәяүлеләрне бәрдерү белән бәйле. Мондый һәлакәтләрнең 31,5 проценты исә балаларның үз гаебе белән килеп чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев