Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күркәм уңышларыбыз бар

«Казан» агросәнәгать паркы мәйданчыгында «Бакчачы көне-2022», «Бакча-2022»бакчачылык хуҗалыгы күргәзмә – фестивале узды.

Бу мәйданда республика бакчачылары бәйрәме бишенче тапкыр уздырылды . Быел чараның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров бар иде .
Алар республиканың төрле районнары үз продукциясен тәкъдим иткән күргәзмәне карап чыктылар. Мәртәбәле кунаклар Тукай районы экспозициясендә булдылар, «үзфинанслау» программасында катнашу буенча бакчачыларның актив эшчәнлеген билгеләп үттеләр. Әлеге программаның өч ел эшләү дәверендә Тукай районы бакчачылары 100 млн. сумлык эш башкардылар, бу бик яхшы күрсәткеч һәм ул Казан һәм аның якын-тирә районнары белән чагыштырганда берничә мәртәбә артыграк. Кунаклар самавырдан чәй эчеп, Тукай районы бакчачылары пешергән камыр ризыкларыннан авыз иттеләр. 
 Һәр районның бакчачылары үзләренең казанышларын, үстерелгән һәм әзерләнгән продукциясен күрсәттеләр: зур ташкабак, йөзем, бал, алма кагы, ашый торган чәчәкләр, чәй, сыр һәм башкалар. Кунакларны барысы да сыйлар һәм матур концерт программасы белән каршы алды. Татарстан Республикасы Премьер - министры Алексей Песошин сүзләренә караганда, бакчачылык ширкәтләренең эчке һәм тышкы инфраструктурасын ремонтлауга бәйле мәсьәләләрне хәл итүгә биш ел эчендә Татарстан Республикасы бюджетыннан бу максатларга 3.2 млрд. сум бүлеп бирелгән.  Быел да 2023 елда бакчачылык ширкәтләренең тышкы инфраструктурасын ремонтлау өчен 550 млн.сум бүлеп бирү турында карар кабул ителде.
Моннан тыш, чара кысаларында бүләкләү дә узды. Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасында күмәк бакчачылыкны үстерүгә шәхси өлеш керткәне өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән «Кама аръягы бакчалары»төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Дмитрий Волков бүләкләнде
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Рәхмәт хатлары белән Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин бүләкләнде.

Рөстәм Зәкиев фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев