Күп балалы аналарның пенсияләрен яңадан исәплиячәкләр
1 декабрьдән Татарстан халкы иминият пенсияләре күләмен яңадан исәпләү өчен гариза бирә ала, бу пенсия законнарындагы үзгәрешләр белән бәйле.
Яңа елдан башлап пенсия законнарына кертелгән үзгәрешләр ата-аналарның берсенең яшь ярымга җиткәнче биш һәм аннан да күбрәк баласын каравын 8,1 балл күләмендә иминият стажында исәпкә алырга мөмкинлек бирә. Яңалык тиз арада үз көченә керү сәбәпле, 2025 елның 1 декабреннән социаль фондның ТР буенча клиент хезмәтләре гаризалар кабул итә башлаячак. Бу хакта ТР буенча СФР бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«1 декабрьдән иминият пенсиясе алучы хатын-кызлардан пенсияләрне яңадан санауга, шулай ук иминият пенсиясе билгеләгәндә биш һәм аннан да күбрәк бала исәпкә алынмаган хатын-кызлардан пенсия билгеләүгә гаризалар кабул ителә башлаячак. Гаризаны 2025 елның декабрендә яңадан исәпләүне 1 гыйнвардан ук башкарсыннар өчен бирергә кирәк», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта, МФЦда яки яшәү урыны буенча социаль фонд клиент хезмәтләрендә бирергә мөмкин. Мөрәҗәгать иткәндә паспорт һәм балаларның тууын һәм яшен раслый торган документлар – туу турында таныклык, паспорт күрсәтергә кирәк.
«Күп кенә аналар өчен бала карау чоры элек тулы күләмдә исәпкә алынмаган, бу пенсия күләменә йогынты ясаган. Республикада пенсияләрен яңадан исәпләү яисә яңадан билгеләү хокукына ия булган 14 меңнән артык хатын-кыз алдан билгеләнгән. Без тиешле гаризалар бирү өчен күп балалы аналарны фондның клиент хезмәтләренә чакырабыз», – дип ачыклык кертте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Чыганак: Татар-информ
ФОТО: Московский Комсомолец Каазань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев