Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңелле, файдалы сәяхәт

Районыбыз имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт һәр елны мәчеткә гыйлем алырга йөрүче балаларны берәр җиргә сәяхәт кылдыра. Хәзрәт аларны узган ел Ижау шәһәрендәге зоопаркка алып барды. Быел исә мөселман балалары 53 кеше Болгарга барып бик тәэсирләнеп кайттылар. Уңайлы зур автобуста юлның ераклыгын да тоймадылар алар. Юлга чыккач, Җәүдәт хәзрәт һәр балага ризыклар өләшеп чыкты. Сабыйлар тәмле печеньелар, сулар белән тамак ялгадылар.

Барып җиткәч аларны ресторанда берсеннән-берсе тәмле, туклыклы хәләл ашлардан әзерләнгән табыннар көтеп тора иде. Балалар Болгар җиренең тарихи урыннарында булдылар, милли сувенерлар алдылар, фотога төшеп хозурландылар. Әлеге сәфәрне оештырган районыбыз мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәткә,  яшьләр белән эшләү җитәкчесе Рамил әфәндегә, районның мөслимәләр берлеге рәисе Фәридә Харрас кызына, балаларның сәламәтлеге сагында булып барган фельдшер Миләүшә Хәйдәр кызына әти-әниләр исеменнән бик зур рәхмәт. Алдагы елларда да балаларыбызга файдалы да, кызыклы да сәяхәтләр насыйп булсын.Аллаһы тәгалә үзе ярдәмен, юлларын, җиңеллеген бирсен.

Илсөя Хәсәншина, Куады авылы
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев