Күңелләрдән яшьлек китмәсен
Боерган авылында өлкәннәр декадасы кысаларында бәйрәм узды.
"Акчарлак" мәдәни ял үзәгенә бәйрәмгә дип килгән кунакларны авыл җирлеге башлыгы Гөлүзә ханым Минакова якты йөз белән каршы алып торды. Рәхмәт сезгә,хөрмәтле ветераннарыбыз,чакыруны кабул итеп күчтәнәчләр, изге теләкләр белән килдегез. Бәйрәмебез кунакларын хөрмәт итеп , Өлкәннәр көне уңаеннан,матди ярдәм күрсәткән кешеләребез: Арсланов Ирек Айратович, Галиев Илназ Яруллович,Адиятуллин Альфред Мирзанурович, Арсланов Марат Марселевич,Абдуллин Ильназ Фанисович, Данилов Роман Евгеньевич,Котцарев Сергей Викторовичларга чиксез рәхмәтләребезне юллыйбыз.
Бәйрәмдә чыгыш ясаган Боерган төп белем бирү мәктәбе укучыларына, "Кызыл калфак" балалар бакчасы коллективына , эчтәлекле шигырләрен сөйләп, матур җырлары белән халыкның күңелен күтәргән Сәетнур Мөхәмәтшин, бәйрәмне матур җырлары белән бизәп алып барган мәдәният йорты директоры Рәфидә Фатыховага, гаҗәеп моңлы тавышлы "Ана даны" медале иясе, җырчы Гөлфия ханым Махмутовага , шаян такмаклары белән күңелләрне күтәргән Маһинур апаларга да халык бик рәхмәтле.
Кунакларга тәмле ашлар пешергән уңган кызларыбыз- Илүзә Гыйлметдинова, Лилия Мингалиева, Гөлүсә Нурруллина, һәрчак ярдәм кулын сузучы, эшчән егетебез- Сәетнур Мөхәмәтшиннарның учакта пешергән тәмле ашлары телләрне йотарлык булды.Тәмле салатлар ясаган социаль хезмәткәрләр- Нурания Халимова, Земфира Мифтахова, өстәлләрне матур итеп бизәгән, аш- су әзерләшкән кызларыбыз- Гөлназ Хаматова, Ландыш Гимазееваларга без бик рәхмәтле. Барлык эшләргә хәер - фатихасын биргән, иганәчеләр белән сөйләшеп, азык- төлек белән тәэмин итүчеләр- авыл җирлеге башлыгы Гөлүзә Минакова һәм аның урынбасары Илүзә Шамиловаларга олы рәхмәтләребезне әйтәбез.Кадерле өлкәннәребез!
Нурлы, якты йөз белән, балкып-елмаеп карыйк тормышка, сөеп багыйк тирә-юнебездәгеләргә--якын-газизләребезгә, дусларыбызга... Иң мөһиме — сәламәтлек, күзләрнең шатлыклы балкуын, күңел һәм хыялларның яшьлеген югалтмауларын, киләчәк буыннар белән зирәклек һәм тәҗрибә уртаклашуыгызны телибез.Балаларыгыз, оныкларыгыз, якын кешеләрегезнең кадер-хөрмәтендә бәхетле гомер итәргә язсын!
Ихтирам белән ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Флүзә Сәлимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев