Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Күңел ишекләрем ачык”

Көз аеның матур бер көнендә Калмаш авылы мәдәният йортында,әлеге авылда туып- үскән Кәүсәрия Әхәт кызы Ямалиеваның (Шадаева) «Гомерем агышлары» дип исемләнгән иҗат кичәсе булды. Калмаш мәдәният йорты ишегендә авыл халкын бәйрәмгә чакырып белдерү, фойеда К. Ямалиеваның авыл, туган як турында язган шигырьләре, Калмаш авылы башлангыч сыйныф укучылары ясаган шигъри күренешләргә рәсем күргәзмәсе каршы ала. Стенада ромашкалардан “Гомерем агышлары” дип язылган. Сәхнә көз аеның матур- матур чәчәкләре, “мәхәббәт алмасы” тулы кәрзиннәр белән бизәлгән...

Слайдта китап рәсеме, автор фотосы, шигырьи юллар язылган:
“Күңел ишекләрем ачык Сезгә, 
Бәйрәм түрләремә үтегез.
Җан тартмаса, кан тартып китергән,
Сөю капчыкларым чишегез.”
Сөю капчыкларын чишүчеләр:оныклар, балалар, туганнар, дуслар, күршеләр, классташлар, авылдашлар. Барысы да кадерле, көткән кунак. Гармун уйный, моң агыла. Бәйрәм кичәсе “Гомерем агышлары”, “Калмашым”, “Татарлар- бөек халык” дигән шигырьләрне автор үзе, сеңлесе Рәйханә Шадаева, оныгы Зәлинә Ямалиевалар башкаруында аһәңле яңгырап башланып китте. Аннары зал тулып котлаулар, чәчәкләр, бүләкләр, чәк-чәкләр... Слайдта фотолар алышынып тора: туган авыл, туган йорт, әти-әни, туганнар, балалар...
ы. Әбисенең горурлыгы- Зәлинә Ямалиева “ Чаллыдан без- Камаздан” шигырен оста итеп, артисларча башкарды. Чаллыдан килгән яшь сүз остасы- 9 яшьлек Зәлинә Ильдар кызы “Җиңел пар белән, кардәшем” не кызыклы итеп укып призлар, алкышлар яулады.  Шул арада алып баручы тамашачыларны, мунча турында сораулар, уеннар белән ял иттереп тә алды. 
“Моң агыла,аң уяна,
Йөгерә уй арбалардай.
Дуслар,ярлар, җырлар ярда-
Тәгәриләр алмалардай...”
Калмаш авылы мәдәният йорты үзешчәннәре- җырчылар Кәүсәрия Ямалиевага һәм  тамашачыларга үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Моң осталары: Гүзәлия Борһанова, Рәкия Ибрагимова,Валерий Брицов, Наил Исмәгыйлов, Фәнгат Яхин, Рима Заманова, Фания Хазипова, Гөлсирә Нуруллиналарны халык бик яратып тыңлады. Кәүсәрия Ямалиеваның Чаллыдан килгән дуслары: Гөлнур, Гөлшат, Мөслимәләр гамунда уйнап, җырлап тамашачы мәхәббәтен яуладылар, яшьлек дуслары Кәүсәрия Ямалиеваны  чәчәкләргә, бүләкләргә, җылы теләкләргә күмделәр.
“Танышулар аша туды
Мәзәге - кызыкларым.
Югалмыйча кала бара
Иң якын җан дусларым...”,
дип яза Кәүсәрия Ямалиева  Камазда эшләгән чагындагы җан дуслары һәм  Калмаш мәктәбендә  бергә укыган классташлары, яшьлек дуслары турында. Аларның бик күпләре бүген  күренекле, ихтирамга лаек кешеләр. Классташлар һаман бергә. Менә, күрше Гәрдәле авылында яшәүче пионер- вожатыйлары да иҗат кичәсе турында ишетеп, чәчәк бәйләмнәре күтәреп сәхнә түренә менде. Көләч, чибәр апалары! Каян ишетеп килгән, сюрприз булды! Гомер юлымда бик күп изге кешеләр ачырады, ди Кәүсәрия ханым.   Беренче укытучсы Әзһәрия апа Сәлимгәрәева, татар теле укытучысы Ситдикова Фәимә Ситдиковна, (Фәимә Ситдиковна минем дә укытучым, мәрхүмәнең урыны оҗмаһ түрендә булсын, безнең искә алулар аңа дога булып барып ирешсен Ходаем) Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, остазы Хаҗиев Илдар Мөбәрәк  улы турында якты, матур истәлекләр сөйли шагыйрә.Тормыш юлымда шундый дәрәҗәле кешеләр очратуыма Ходайга, әти-әниемә, туганнарына,балаларга, күршеләргә, авыл өлкәннәренә, сердәшчем сеңлем Рәйханәгә, энекәшем гаиләсенә Зур рәхмәтлемен, ди Кәүсәрия ханым.
Гаиләдә өч бала үсәләр: Кәүсәрия, Рәйханә, Нәкыйп. Өчесе дә югары белем алып, мәдәният, тел белгечләре, икътисадчы һәнәрен алалар. Улы Тимур Камаз йөртә, киленнәре Зилә менеджер, оныклары Зәлинә һәм Илзат Яр Чаллы мәктәбенең 2 нче гимназия укучылары, сәнгать һәм спорт белән шөгылләнәләр.Зәлинә әбисенең шигырьләрен оста итеп сәхнәдән башкара.Илзат дзюдо түгәрәгенә йөреп грамота, медальләр яулый. Бүгенгесе көндә шагыйрә туган авылында тормыш иптәше Минтаһир Хафиз улы белән йорт төзеп керергә җыеналар. Китапта мәхәббәт шигырьләре дә күп урын алган. Ромашкалар яратучы Кәүсәрия Ямалиева бүген дә хыялында яшьлегенә кайтып килә:   

Калмаш авылы мәдәният йортында менә шундый тирән эчтәлекле,  Кәүсәрия Ямалиеваның “Гомерем агышлары” дип аталган шигырь китабы, шагыйрәнең тормыш юлы буенча иҗат кичәсе үтте. Һәр авылның, һәр төбәкнең һәм халыкның үз тарихы, талантлы шәхесләре, буыннан-буынга күчкән истәлекле вакыйгалары һәм гореф-гадәтләре бар. Киләчәк буынга әлеге мирасны язып калдыруны илебез, җиребез, телебез һәм милләтебез язмышына битараф булмаган кешеләр үз бурычы итеп ала. Шундый тынгысыз җаннарның берсе – Кәүсәрия Ямалиева (Шадаева).  Аның кебек кешеләрне, үз төбәген яратучылар күбрәк булсын иде. Алдагы көнендә уңышлар, сәламәтлек юлдаш булсын сезгә, Кәүсәрия ханым.

Зинфира Маннапова, Калмаш авылы китапханәсе мөдире
/Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев