Круглое Поледа укучылар һәм нәниләр очрашты
Круглое Поле поселогындагы «Теремок» әзерлек төркемендә «Беренчеләр хәрәкәте»нең чыгарылыш кичәсе кысаларында еллык эшчәнлеккә йомгак ясалды.
Бәйрәм барышында нәниләр ел дәвамында Круглое Поле мәктәбе өлкәннәре белән бергә үткән кызыклы чараларны искә төшерде. «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары нәниләр өчен «Сүзне җый» һәм «Теләк белдер» кебек мавыктыргыч уеннар оештырды. Күңелле очрашу ахырында «Беренчеләр хәрәкәте» нәниләрне активлыклары өчен грамоталар һәм истәлекле значоклар белән бүләкләде.
Чара дуслык һәм уңыш символына әйләнгән җанлы флешмоб белән тәмамланды.
Фото: Круглое Поле поселогы мәктәбенең ВК төркеменнән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев