Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Круглое Поледа коточкыч янгын

25 декабрьдә, шимбә көнне, кичке сәгать 9 тулганда бердәм диспетчерлык хезмәтенә Круглое Поле поселогында көчле янгын чыгу турында хәбәр килә.

Урынга тиз арада 4 янгын сүндерү машинасы җибәрелә. Алар килеп җиткәндә ике участокта өч бинаны ялкын телләре ялмап алган була. Биналарның тыгыз урнашуы һәм ул кичтә көчле җил булуы сәбәпле, утның күрше участокларга да күчү куркынычы зур була. Кызганычка, ут ялкыны өченче участокка күчәргә өлгерә. Нәтиҗәдә өч ихатада бер мунча, өч сарай янып бетә. Кызганычка, бер генә милекченең иминият полисы була. Бүгенге көндә янгын чыгуның сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән дознавателе Артем Асеев. 
/ Фото күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлегеннән алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев