Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Круглое Поле поселогы мәктәбендә иң яхшы кулинар гаиләләрне ачыкладылар

Круглое Поле поселогы мәктәбендә «Гаилә — Беренчеләр йөрәге» проекты кысаларында «Гаилә традицияләре тәмнәре» дип аталган зур аш-су конкурсы узды.

Әлеге бәйгедә мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары буыннан-буынга тапшырылып килгән гаилә рецептларын, милли ашамлыкларны һәм авторлык десертларын тәкъдим итеп, иң яхшы кулинарлар исеме өчен көрәштеләр.

Катнашучыларның осталыгын район башлыгы ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте»нең район бүлеге рәисе Азалия Низамиева, мәктәп директоры Әлфия Шәйдуллина, проект җитәкчесе Миләүшә Шакирова һәм мәктәпнең «Беренчеләр советы» рәисе Диана Гыйльфановадан торган дәрәҗәле жюри бәяләде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, беренче урынны «Гаилә бәлеше» белән Екимовлар гаиләсе яулады, икенче урында — «Әфган казанында холодец» әзерләгән Бәдретдиновлар, ә өченче урында авторлык торты белән Кулинич гаиләсе калды. Тамашачылар мәхәббәте призы исә «Мичтән чыккан кебек» коймаклары өчен Маныловлар гаиләсенә тапшырылды.

Әлеге чара Татарстан Республикасы Рәисенең «Беренчеләр хәрәкәте» беренчел бүлекчәләре өчен грантлар конкурсы җиңүчесе булган зур проект ярдәмендә тормышка ашырылды.

Фотолар: Азалия Низамиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев