Көрәш буенча Дөнья чемпионаты махсус рәвештә Футбол буенча дөнья чемпионаты узган чорга туры китерелде. Оештыручылар моны төрле илләрдән футбол матчларын яктыртырга килгән журналистларны көрәш ярышларын да карарга алып барулары белән аңлаткан иде. Чыннан да, чемпионатта чит ил журналистлары да катнашты. Алар татарча көрәш карау белән генә чикләнмичә Сабан туе мәйданындагы уеннарда да катнашты.
Көрәш буенча дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы составында Татарстан данын 2017 елгы Дөнья кубогы иясе Азат Нурмөхәммәтов, көрәш буенча 2017 елгы Россия чемпионы Ренас Кәлимуллин һәм 2017 елгы Россия чемпионы Илмир Төхвәтуллин яклады. Командада шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән – Төмән өлкәсеннән Егор Егоян һәм Альберт Рәхмәтуллин, Башкортстаннан Айнур Сыртаев, Мари Элдан Муса Галләмов бар иде. Россия җыелма командасының баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов булды.
Нет комментариев