Көзге өмәләр дәвам итә
Районыбыз авыл җирлекләрендә көзге җыештыру өмәләре дә дәвам итә. Узган атнада Сәет авылы зиаратында җыештыру, чистарту өмәсе булып узды.
Бу эштә бигрәктә авылның өлкән кешеләре, ветераннар советы әгъзалары актив канаштылар. Өмә ахрында бергәләп авыл мәчетендә намаз укыдылар. Соңыннан гапләшә-гапләшә чәй эчтеләр. Сәетлеләр киләчәктә дә мондый игелекле өмәләрне ешрак үткәрергә кирәк, дигән фикергә килделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев