Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Котлау, игъланнарны алданрак бирергә кирәк

Бәйрәм көннәрендә газетаның чыгу тәртибендә үзгәрешләр бар. Котлау, игъланнарыгызны редакциягә алданрак тапшыру мәслихәт. 2013 елның соңгы саны 27 декабрьдә чыгачак. Башка елларда 10 гыйнварга кадәр бер сан эшләсәк, Яңа 2014 елның беренче саны 10 гыйнварда гына дөнья күрәчәк. Бу - бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен почта һәм типография чыгымнарының югары булуы...

Бәйрәм көннәрендә газетаның чыгу тәртибендә үзгәрешләр бар. Котлау, игъланнарыгызны редакциягә алданрак тапшыру мәслихәт. 2013 елның соңгы саны 27 декабрьдә чыгачак. Башка елларда 10 гыйнварга кадәр бер сан эшләсәк, Яңа 2014 елның беренче саны 10 гыйнварда гына дөнья күрәчәк. Бу - бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен почта һәм типография чыгымнарының югары булуы белән бәйле. Әмма без бу көннәр эчендә сезнең белән газетаның интернет челтәрендәге сайтында һәм ВКонтакте социаль челтәрендә элемтәдә булачакбыз. Яңа елны ничек каршылавыгыз, урындагы вакыйгалар буенча хәбәрләр, фоторәсемнәр көтәбез. Авылга кайткан оныклар, әби-бабайларыгызны да компьютерлар янына чакырыгыз, өлкәннәр тормышындагы вакыйгаларны да электрон адресыбызга җибәрегез. Яңа елның иң шәп могҗизасы турында хәбәр итүчеләрне бүләкләр көтә. Бәйгегә Иске Яңа елда йомгак ясалачак. Хәбәрләрегезне көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау, игъланнар