Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кош сату вакытлыча тыела

Ветеринария белгечләре шулай дип белдерә. Сатуны тыюга кош гриппы сәбәпче.

Район ветеринария берләшмәсе башлыгы Ленар Хәйбуллинның атналык киңәшмәдә ясаган чыгышыннан күренгәнчә, бу өлкәдә хәл бүген бик киеренке. Кошчылык белән шөгыльләнүче фермер хуҗалыклары бүген аерата борчуда. Ленар Хәйбуллинның әйтүенчә, бездә, «Чаллы-Бройлер» предприятиесеннән тыш, фермер хуҗалыкларында 400-500 меңләп баш кош асрала. Киңәшмәгә фермер хуҗалыклары башлыклары да чакырылган  иде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев аларның хәле бүген чыннан да катлаулы булуын билгеләп үтте, ситуацияне аңлап эш итәргә, ветеринария таләпләрен үтәргә чакырды.   
Белгечләр шәхси ихаталарда кош тотучыларны да кисәтә: базарлардагы сату нокталарыннан, газета, телефон һәм социаль челтәрләрдәге белдерүләр аша  кош сатып алырга ярамый. Шулай ук сыйфат куркынычсызлыгы тәэмин ителмәгән сәүдә нокталарыннан кош ите һәм йомырка сатып алмаска киңәш итәләр белгечләр.
Инфекция кош-кортларның йомырка салулары кимү, тын алу системасы бозылу симптомнары белән билгеләнә, дип ачыклык кертәләр ветеринария табиблары. Авыру кешеләр өчен дә куркыныч. Кошны суйганда, аны чистартканда зарарлану куркынычы зур. Кош гриппын дәвалап булмый, бары тик кошларны шунда ук юкка чыгару чарасы гына күрелә. 
Билгеләп үтик, бүгенге көндә республиканың Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарында Президент Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә кош гриппы карантины игълан ителгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы белдерә. 
Шуның өчен барлык тукайлыларның уяу булуы сорала. Йорт кошларында авыру билгеләрен сизсәгез яки кошларның үлем очраклары булса, шулай ук урманнарда, кырларда кыргый кошларның күпләп үлүенә тап булсагыз, рөхсәтсез сату нокталары, ветеринар документлар булмаган сатучылар ачыкланса, тиз арада шәһәр яки районның ветеринария хезмәтләренә хәбәр итү сорала, дип киңәш бирәләр Яр Чаллы шәһәре һәм район ветеринария берләшмәләреннән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев