Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кош гриппы теркәлгән

Ветеринар һәм фитосанитар федераль хезмәте А Н5 төре белән билгеләнә торган кош гриппы теркәлүе турында хәбәр итә. Вирусның беренче очрагы 16 июньдә Самара шәһәре ветеринария лабораториясендә ачыклана. Грипп Самара өлкәсе Большеглушицкий районында шәхси ихатада үлгән йорт тавыгында табыла.

17 июньдә исә кош гриппы Пенза өлкәсе Колышлы районында һәм шушы ук районда «ПензаМолИнвест» кош үстерү җәмгыятендә ачыклана. 
Район ветеринария берләшмәсе, әлеге фактлар белән бәйле рәвештә һәм кош гриппыннан саклану максатында, кош асраучы тукайлыларны сак һәм игътибарлы булырга чакыра. Шикле очракларга юлыкканда кичекмәстән ветеринария хезмәтенә хәбәр итүне сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кош гриппы