Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кош гриппы Буа авылларында теркәлгән

Республика ветеринария лабораториясенә Вольный Станнан өч, Буадан бер шәхси хуҗалыктан үрнәкләр тикшерүгә җибәрелгән.

Буа районының Каменный брод, Түбән Наратбаш һәм Вольный Стан авыллары хуҗалыкларында кош гриппыннан тавыклар һәм үрдәкләр үлеме теркәлгән. Бу хакта “Байрак” (“Знамя”) газетасы район ветеринария берләшмәсе баш эпизоотологы Ранис Нигъмәтуллинга сылтама белән хәбәр итә.

Республика ветеринария лабораториясенә Вольный Станнан өч, Буадан бер шәхси хуҗалыктан үрнәкләр тикшерүгә җибәрелгән. Торак пунктларда карантин игълан ителгән.

Ветеринар табиблар кош-корт үлсә, шунда ук  хәбәр итүләрен, йорт кошларын һәм аларның азыгын ябык урында тотуларын, корал белән эшләгәндә аны бик еш дезинфекцияләп торуларын сорыйлар.

Алдан кош гриппы вирусы Татарстанның Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Апас, Кама Тамагы районнарында килеп чыгуы турында хәбәр ителгән иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев