Короновирустан саклык чаралары күрү мөhим!
Коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны артуы күзәтелә. Әйтик, Тукай районында көнгә уртача 10 очрак теркәлә дип белдерде район хакимиятендә узган дүшәмбе киңәшмәсендә районның баш эпидемиологы Сергей Вдовин.
Шуңа күрә авыруга каршы саклык чаралары күрү мөhим дип ассызыклады ул. Алар үзгәрми – битлек кию, дистанция саклау режимын hәм вакцинация, - ди табиб. Моның өчен Тукай районы үзәк дәваханәсендә Камговидвак, Спутник лайт вакциналары җитәрлек күләмдә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев