Пәнҗешәмбе, 24 сентябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемнәр фаразланмый.
Иртән республиканың кайбер районнарында томан төшәргә мөмкин. Көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 5–10 метр тизлектә җил исәчәк, көндез аерым урыннарда җилнең тизлеге 13 м/с кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +9…+14 градус тәшкил итәчәк. Көндез һава +22…+27 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев