Корбанны кайда чалырга?
Тиздән мөселманнарның көтеп алган Корбан бәйрәме. Корбан малын тукайлылар кайда чалырга мөмкиннәр, бу хакта райондашларыбыз еш сораый башладылар. Елдагыча шәһәр халкы һәм Чаллыга якын авыллардан килеп быел да Яр Чаллы шәһәренең Сидоровка бистәсендәге элеккеге ит комбинатының мал кабул итү урыны янында махсус корбан чалу урынын да корбанны чалырга була.
Анда корбан малларын сату да оештырыла, ветеринария табиблары күзәтчелек итә. Корбанны чалып бирүчеләр һәм хәзрәтләребез дә биредә эшләячәкләр. Авылларда корбан чалу урыннары авыл җирлеге, авыл имамнары белән килешенеп санитария таләпләренә туры килгән мәйданнарда гына башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев