Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Конференция эшендә – дәрестән тыш тәрбия темасы

Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында бүген Кнәз урта мәктәбендә "Балалар һәм яшүсмерләр белән тәрбия эшен көйләүдә оештыру үзәге буларак "Дәрестән тыш мәктәп" темасы буенча киңәшмә үтте. Секция эшендә тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, мөгаллим-оештыручылар, өстәмә белем бирү педагоглары - барлыгы 140лап кеше катнашты. Укытучылар үз чыгышларында балаларның сәламәтлеген...

Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында бүген Кнәз урта мәктәбендә "Балалар һәм яшүсмерләр белән тәрбия эшен көйләүдә оештыру үзәге буларак "Дәрестән тыш мәктәп" темасы буенча киңәшмә үтте. Секция эшендә тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, мөгаллим-оештыручылар, өстәмә белем бирү педагоглары - барлыгы 140лап кеше катнашты. Укытучылар үз чыгышларында балаларның сәламәтлеген ныгыту, аларда актив тормыш позициясе булдыру, балигъ булмаганнарны хокук бозулардан саклау, рухи яктан бай шәхес тәрбияләү кебек мәсьәләләрне күтәрделәр. Ел дәвамында югары нәтиҗәләргә ирешкән мөгаллимнәр конференция ахырында Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде, дип хәбәр итә мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе Галия Гәрәева.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конференция

2
X