Реклама
Яңалыклар
Комсомолецта ике егетне армиягә озаттылар
Комсомолец поселогы үзенең ике егетен - Илфат Әхтәмовны һәм Илмир Хәертдиновны зурлап армиягә озатты. Поселокның мәдәният йортына егетләрнең туганнары, дуслары, сыйныфташлары җыелган иде. Озату кичәсе бик җылы һәм күңелле үтте: әти-әниләр улларына үзләренең үтемле киңәшләрен бирде, дуслары да яхшы теләкләрен җиткерде, кызлары көтәргә вәгъдә бирде. Егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеген тикшерү...
Комсомолец поселогы үзенең ике егетен - Илфат Әхтәмовны һәм Илмир Хәертдиновны зурлап армиягә озатты. Поселокның мәдәният йортына егетләрнең туганнары, дуслары, сыйныфташлары җыелган иде. Озату кичәсе бик җылы һәм күңелле үтте: әти-әниләр улларына үзләренең үтемле киңәшләрен бирде, дуслары да яхшы теләкләрен җиткерде, кызлары көтәргә вәгъдә бирде. Егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеген тикшерү өчен сынау да уздырдык - нинди хәрби дәрәҗәләрне, частьларны белүләрен сорадык. Ләкин әле моның белән генә тәмамланмады, егетләрне гамәли яктан да сынадык - аларга портянкалар уратып карадык, шырпы сүнгәнче киендерттек тә. Илфат та, Илмир да бирешмәделәр, үзләренең армиягә барырга әзерлекләрен күрсәттеләр. Бар поселок халкы белән егетләрнең исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез, дип яза мәдәният йорты директоры Анна Шәрифҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев