Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Комсомолец поселогында кар астында калган баланы коткардылар

Кичә кичке сәгать 8 тулгач Гадәттән тыш хәлләр хезмәтенә Комсомолец поселогында 15 яшьлек малайның кар астында калуы турында хәбәр килә. Балалар яр буенда тауда уйнаганда өстән кар өеме ишелә һәм малай шул урынга эләгә. Иптәшләре аны башта үзләре казып чыгарырга азапланалар, аннары бу турыда мәктәпкә хәбәр итәләр. Мәктәп директоры урынбасары...

Кичә кичке сәгать 8 тулгач Гадәттән тыш хәлләр хезмәтенә Комсомолец поселогында 15 яшьлек малайның кар астында калуы турында хәбәр килә. Балалар яр буенда тауда уйнаганда өстән кар өеме ишелә һәм малай шул урынга эләгә. Иптәшләре аны башта үзләре казып чыгарырга азапланалар, аннары бу турыда мәктәпкә хәбәр итәләр. Мәктәп директоры урынбасары тиз арада Гадәттән тыш хәлләр хезмәтен һәм ашыгыч медицина ярдәмен чакыра. Кинологлар килеп җитүгә үк малайны табып алалар, шулай да аларга хәбәр барып җиткәнче бала сәгатьтән артык кар астында ята. Малайны шунда ук Яр Чаллыга больницага алып китәләр. Медицина хезмәткәрләренең әйтүенчә, ул инде йоклый башлаган була. Малайның гомерен берничә минут хәл итә. Табиблар баланың тәнендә өшегән, сынган урыннар юклыгын билгелиләр, бары тик шок хәлендә булуын әйтәләр. Бала үзе Комсомолец поселогыныкы, Түбән Камада кадет мәктәбендә укый. Каникулларга ул поселокка кайткан була. Авыл җирлеге башлыгы Ольга Суворованың әйтүенчә, больницада табиблар күзәтүе астында бер төн кунганнан соң әти-әнисе аны өенә алып кайткан. Бүген бала үзен яхшы хис итә.
Авыл җирлеге башлыгы вакыйга булган урынга бик күп авылдашлары җыелуын, балага ничек тә булса ярдәм итәргә тырышуларын, ваемсызлык күрсәтмәүләрен билгеләп үтә. Поселок халкына да, гадәттән тыш хәлләр, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә дә рәхмәтен җиткерә.
Фото чыганагы:pp.vk.me. сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев