Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кольцевая урамын газлаштыру дәвам итәр дип көтелә

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Сухов Түбән Новгород шәһәрендә видеорежимда халыкның мөрәҗәгатьләрен тыңлады. Хакимият вәкиленә безнең районның Иске Җирекле авылында яшәүче дә мөрәҗәгать итте. Ул авылның Кольцевая урамын газлаштыруны тәмамлауда ярдәм сорады. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фроловның белдерүенчә, бүгенге...

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Сухов Түбән Новгород шәһәрендә видеорежимда халыкның мөрәҗәгатьләрен тыңлады. Хакимият вәкиленә безнең районның Иске Җирекле авылында яшәүче дә мөрәҗәгать итте. Ул авылның Кольцевая урамын газлаштыруны тәмамлауда ярдәм сорады. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фроловның белдерүенчә, бүгенге көндә республика бюджетыннан бу максатка 2,4 млн сум акча бүленгән. Хәзерге вакытта проект-смета документлары эшләнә. Газүткәргечне төзү һәм монтажлау эшләре 15 майдан да соңга калмыйча башланыр дип көтелә. Инде подрядчы оешма да билгеләнгән. Газлаштыруны төгәлләү июль уртасына планлаштырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспекторның матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев