Коллекторлар эшчәнлеге катгый контрольгә алына
Дәүләт Думасы депутатлары коллекторлар эшчәнлегенә кагылышлы закон проектын беренче укылышта кабул иттеләр. «Бурычларны кире кайтару буенча эшчәнлек алып барганда физик затларның законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау турында»гы әлеге проект колекторларның физик көч куллануын, куркытуын, янавын, кешенең сәламәтлегенә, милкенә зыян салуын, психологик басым ясауны тыя. РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат...
Дәүләт Думасы депутатлары коллекторлар эшчәнлегенә кагылышлы закон проектын беренче укылышта кабул иттеләр. «Бурычларны кире кайтару буенча эшчәнлек алып барганда физик затларның законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау турында»гы әлеге проект колекторларның физик көч куллануын, куркытуын, янавын, кешенең сәламәтлегенә, милкенә зыян салуын, психологик басым ясауны тыя.
РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Әлфия Когогина закон проекты кабул ителүгә карата үз фикерен белдерде. «Коллекторларның гамәлләре әҗәтлеләргә генә түгел, ә бернинди бурычы булмаганнарга да тиде. Документ эшли башлагач социаль челтәрләр аша куркытулар, сәламәтлеккә зыян китерү, үтерү белән янаулар, әҗәтле кеше турында төрле мәгълүмат таратулар бетәргә тиеш. Кабул ителгән закон проекты буенча, коллектор бурычлы белән 22 сәгатькә кадәр генә элемтәгә керә, атнага бер мәртәбә генә очраша ала. Шулай ук балигъ булмаганнар, эшкә сәләтле булмаганнар белән элемтәгә керү тыела. Коллекторның әҗәтле белән аралашканда кагыйдәләрне бозуы 2 млн сумга кадәр штрафка китерә. Документ икътисад һәм җәмәгать куркынычсызлыгы өлкәсендә хөкем ителгән затларга коллекторлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүне тыя. Коллекторлык оешмаларының дәүләт реестры барлыкка киләчәк, аларның эшчәнлеген башкарма хакимиятнең федераль органнары контрольгә алачак», - дип хәбәр итәләр депутатның матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев