Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәз мәктәбен тәмамлаган укучылар Санкт-Петербургта сәяхәттә булдылар

Быел Кнәз мәктәбен тәмамлаган укучылар күптән түгел Санкт-Петербург шәһәрендә экскурсиядә булып кайтты. Тарихи шәһәргә юлламаларны балаларның әти-әниләре аттестат тапшыру кичәсендә бүләк иткәннәр иде. Егет-кызлар Эрмитажда, Петропавловск крепостенда, Екатерина мәйданында һәм шәһәрнең башка истәлекле урыннарында булдылар, Царское село, Петергоф, Кронштадт кебек шәһәрдән читтәге урыннарга чыктылар, Җәйге бакчада, Екатерина паркында, Могҗиза утравы...

«Төньяк Венеция» елгалары һәм каналлары буйлап теплоходта сәяхәт итү, Санкт-Петербургның күтәрелә торган күперләре, ак төннәре дә балалар күңелендә озак сакланыр әле. Бу экскурсия егет-кызларны тагын да берләштерде, дуслыкларын ныгытты, үсмерләрнең мөстәкыйль тормышка әзер булуларын исбатлады. Үзләренә шундый онытылмас мизгелләр бүләк иткәннәре өчен балалар ата-аналарына бик рәхмәтле калды.

Мәктәпне быел барысы 9 укучы тәмамлаган иде. Укудагы уңышлары өчен Ранис Сәфиуллин алтын медальгә лаек булды, спорттагы уңышлары өчен Алмаз Тәхәвиевка ГТО буенча алтын күкрәк билгесе бирелде. Барлык укучылар да дәүләт имтиханнарын да яхшы тапшырды. Алмаз Тәхәвиев белән Максим Щербаков математикадан район буенча иң югары баллар алуга ирештеләр. Рус теленнән Виктория Ветрова - 91 балл, Румия Ярмиева 83 балл җыйды. Әлеге фәннәрдән дә, сайлап алганнарыннан да укучыларыбызның нәтиҗәләре яхшы булды.

Без, укытучылар һәм укучыларның әти-әниләре, балаларыбызның һәр уңышы өчен сөенәбез, киләчәктә үз урыннарын табуларын телибез, дип яза чыгарылыш укучыларының сыйныф җитәкчесе Рәмилә Фәррахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев