Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәз авылының мәдәният йортында «Хатын-кызларны һәрвакыт чәчәкләр белән сөендереп торыгыз» дип исемләнгән концерт программасы үтте

Җыелган гүзәл затларны бәйрәм белән тәбрикләп, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм ветераннар советы рәисе Мәдинә Сабирова чыгыш ясадылар. Зал «Умырзая» хореография ансамбленең (җитәкчеләре Марина Межуева, Гөлфия Адиева) вокал номерларын һәм бию композицияләрен алкышларга күмде. Җыелганнарга үзләренең матур җырларын Вероника Цитркоп, София Цандер, Фирдәвес Вәлиев, Ринат Хәйруллин, Владимир Веретенников бүләк иттеләр. «Русский...

Җыелган гүзәл затларны бәйрәм белән тәбрикләп, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм ветераннар советы рәисе Мәдинә Сабирова чыгыш ясадылар. Зал «Умырзая» хореография ансамбленең (җитәкчеләре Марина Межуева, Гөлфия Адиева) вокал номерларын һәм бию композицияләрен алкышларга күмде. Җыелганнарга үзләренең матур җырларын Вероника Цитркоп, София Цандер, Фирдәвес Вәлиев, Ринат Хәйруллин, Владимир Веретенников бүләк иттеләр. «Русский звон» фольклор коллективы, Кнәз авылы мәктәбенең «Шутка» ансамбле, «Лебедушка» балалар бакчасы тәрбиячеләренең «Уракчы кыз» фольклор композициясе бик матур булды. Ә икенче көнне Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре махсус акция оештырдылар, мәдәният өлкәсе ветераннарын, үзешчән сәнгать осталарын һәм солдат аналарын бәйрәм белән котладылар, чәчәкләр таратып йөрделәр, дип хәбәр итә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев