Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кәлимулла Якупов истәлегенә багышланган биатлон ярышлары уза

4 февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә биатлон ярышлары буенча Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якупов истәлегенә багышланган Тукай муниципаль районының беренчелеге һәм чемпионаты үткәрелә. Катнашучыларны теркәү сәгать 9да, ярышлар сәгать 10да башлана. Тулырак мәгълүматны район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең 70-12-46 телефон номерына шалтыратып, шуннан алырга була. Биатлон ярышларында призлы...

4 февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә биатлон ярышлары буенча Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якупов истәлегенә багышланган Тукай муниципаль районының беренчелеге һәм чемпионаты үткәрелә.

Катнашучыларны теркәү сәгать 9да, ярышлар сәгать 10да башлана. Тулырак мәгълүматны район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең 70-12-46 телефон номерына шалтыратып, шуннан алырга була.

Биатлон ярышларында призлы урыннар алган спортчыларга дипломнар һәм медальләр тапшырылачак. Җиңүче команда исә кубок белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев